+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
18 ноябрь 2019, 15:35

“Мин үземне кош кебек хис итәм...”

Янгында ике аягын югалткан 10 яшьлек Максим Абрамовны дөньядагы танылган скейтбордчы Тони Хоук та белә.

Дөньядагы иң танылган скейтбордчы Тони Хоук (Tony Hawk) Инстаграмдагы битендә Русиядә яшәүче малай турында видео “элгән” һәм аның астында мондый язу калдырган: “Минем яңа яраткан скейтерым...”
Билгеле скейтбордчыда соклану уяткан Максим Абрамов Амур өлкәсендә туган. Нибары 6 ай булганда, малайның янгын вакытында аяклары пешә. Баланың гомерен саклап калу өчен табибларга Максимның аякларын кисәргә туры килә. Өстәвенә, аңардан әнисе баш тарта...
Шуңа карамастан, Максим инвалид креслосыннан башка хәрәкәт итәргә өйрәнә, скейтборд үзләштерә. Хәзер яшь спортчы Санкт-Петербургта, үзен тәрбиягә алган яңа гаиләдә яши һәм спортта даими рәвештә үз осталыгын арттыра бара.
Ул башкарган трюкларга карап, аның чынлыгына ышануы авыр, чөнки хәтта дүрт саны төгәл спортчылар да Максимны еш кына уздыра алмый. Малайның сүзләренә караганда, скейтбордта зур тизлек белән очканда, ул үзен кош кебек хис итә, гүя канатлары үсә. Бүген ул Петербургның иң популяр скейтеры.
Скейтбордчы Тони Хоукның бәясе малайга җитди максат куярга этәргеч бирә. Максның хыялы — Олимпиадада катнашу. Шушы көннәрдә искиткеч сәләтле малай “Синяя птица” конкурсының яңа сезон программасында чыгыш ясап, меңләгән тамашачыларны сокландырды.
Читайте нас: