+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
21 ноябрь 2019, 18:00

Халык җырларына гашыйк ул!

Татар кызы Сәфинә Кәшәфетдинова җырга да, биюгә дә оста.

Дуслар, таныш булыгыз! “Әллүки”нең янә бер якты йолдызчыгы — Сәфинә Кәшәфетдинова. Җыр-моңга сәләтле кыз Уфаның 65нче Татар гимназиясендә, 6нчы сыйныфта укый. Яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Укудан тыш, музыка мәктәбендә фортепиано серләренә өйрәнә. Гимназиянең республика күләмендә билгеле “Ләйсән” фольклор ансамбле солисткасы да әле ул!
— Сәфинә —төркемдәге чагу йолдызларның берсе, тырыш, сәләтле кыз ул. Аның ярдәмчел, максатчан, барлык чараларда да актив булуы сокландыра, —ди ансамбль җитәкчесе Чулпан Бариева.
Талантлы кыз үзе генә дә, ансамбль белән дә чыгышлар ясый. Аның төрле конкурсларда яулаган җиңүләре өчен бирелгән Мактау грамоталары, медаль һәм кубоклары бихисап.
—Мин бигрәк тә татар халык җырларын яратам. Без аларны гаилә белән җырлыйбыз, —
Сәфинәнең туган телендә иркен сөйләшүе, милли моңнарга тартулуы гаиләсеннән килә. Кызның әнисе Гүзәлия Рәис кызы, бертуган апалары Юлия һәм Диана да бик матур җырлый. Ә әтиләре Радик Рәзетдин улы иҗатка тартылучы кызларын хуплап, барлык мөмкинлекләрне тудыра.
Ә без исә халкыбыз моңнарына гашыйк кызга яңа үрләр телибез!
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: