+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
24 ноябрь 2019, 22:55

Күңелләрне нурландырды “Тургай” моңнары!

Бүген башкалабызда “Туган тел” телеканалы каршында оештырылган “Тургай”-2019” балалар җыр бәйгесенең Гала концерты үтте. Җыр-моңга бай чарада “Әллүки”челәр дә катнашты.

Республикабызның төрле төбәкләреннән яшь талантларны ачу максатыннан оештырылган ”Тургай” телевизион бәйгесе җиңүчеләре итеп быел да иң-иңнәр сайлап алынды. Әлеге конкурс “Туган тел” каналында өченче ел уздырыла. Сәләтле балаларны берләштерүче конкурсның оештыручысы һәм режиссеры — сәләтле педагог, музыка белгече, бик күп җырлар авторы Лилия Вахитова. Лилия Мирсат кызы республикабызның төрле төбәкләреннән җыр-моңга сәләтле яшь талантларны ачуга, аларны үстерүгә зур көч сала.
Ел дәвамында барган фестивальгә йомгак ясау тантанасы һәрвакыттагыча чагу чыгышларга бай булды. Гала-концертны яшь җырчылар — Әдилә Шакирова белән Марат Садрыев алып барды. Тамаша “Тургай” һәм “Сәләт” конкурслары лауреаты Милана Җәләева башкаруында “Ай һәм Кояш” җыры белән ачылды. Габдулла Тукай сүзләренә Лилия Вахитова көй салган бу җырны тамашачылар яратып кабул итте.
Сәхнә түренә бер-бер артлы “Тургай” лауреатлары чыкты. Кыргыз-Миякәдән Рида Баянова, Борайның талантлы кызлары — Әдилә Шакирова, Рузанна Дәүләтбаева, Әдилә Зиннәтуллина һәм Азалия Мостафина, Балтачтан Сабира Шәйбәкованың чыгышлары алкышларга күмелде. Әйткәндәй, Сабира иң актив катнашучы буларак һәм артистизмы өчен “Туган тел” телеканалының истәлекле бүләгенә лаек булды. Ә инде бәйгенең иң яшь катнашучысы — Уфадан 7 яшьлек Әдилә Абдуллина “Уфтанма” җырын башкарып, тамашачы сөюен яулады.
Конкурста ике коллектив — Уфаның 65нче Татар гимназиясеннән “Ләйсән” фольклор ансамбле (җитәкчесе Чулпан Бариева) һәм Кыргыз-Миякәдән “Кояшкай” ансамбле (җитәкчесе Минзилә Арсланова) җиңүгә иреште. Исемнәре республика күләмендә билгеле коллективлар бүгенге тамашаның матур бизәге булды дисәк тә һич ялгышу булмас.
Ә инде конкурсның иң югары бүләге – Гран-прига Борай районыннан 11 яшьлек Зиннур Исламов лаек булды. Зиннур башкарган “Яшәгәндә бездә истәлек” җырының авторлары да — Борай талантлары икән. Җырның сүзләрен укытучы Мәсүфә Әюпова, ә көен Зиннурның музыка буенча остазы Илмира Әмирова иҗат иткән.
Шунысын сөенечле, “Тургай” лауреатлары арасында “Әллүки” балалар журналының “Нәни йолдызлар” рубрикасында балкыган кызлар һәм малайлар байтак. Басмабызда аларның уңышлары турында матур язмалар дөнья күрде. “Әллүки”нең нәни йолдызларын “Тургай” конкурсы җиңүчеләре арасында күрү — безнең өчен дә горурлык. Шуңа да без зур сөенеч белән татар моңын үстерүгә һәм саклауга өлеш керткән яшь җырчыларның һәммәсенә Мактау грамоталары тапшырдык.
Әйткәндәй, концерты оста итеп алып баручы, бүгенге көндә Уфа сәнгать училищесында белем алучы Марат Садрыев кайчандыр “Әллүки”нең “Нәни йолдызлар” рубрикасы кунагы булды. Сәләтле егет 2017 елда “Тургай” җыр бәйгесенең Гран-при дипломын алган. Бүгенге зур тамашада Марат үзе язган җырны тәкъдим итте.
Әлеге кичәдә “Тургай” конкурсы җиңүчеләренә тантаналы шартларда “Туган тел” телеканалыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Ел дәвамында барган конкурс тәмам. Ләкин "Тургай" яңа талантларга юл ачуын дәвам итә. Киләчәктә дә күңелләрне нурга чорна, "Тургай" моңы!
Автор фотолары.
Читайте нас: