+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
25 ноябрь 2019, 14:55

Ержан өчен җан аткан идек...

Кичә “Балалар Евровидениесе-2019 " халыкара конкурсының финалы үтте.

“Балалар Евровидениесе-2019 " халыкара конкурсында Польшадан килгән кыз җиңү яулады. 12 яшьлек Вики Габор “Супергерой” җыры белән чыгыш ясады. Жюри һәм телевизор караучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул 278 балл җыйды.
Икенче урынны Казахстаннан килгән яшь башкаручы Ержан Максимга бирделәр. Талантлы малай бәйгедә 227 балл җыйды. Русия тамашачысына ул “Голос. Дети” телевизион бәйгесе аша таныш. Әйтергә кирәк, "Евровидение"дә Ержан ахырга кадәр алдынгы позициядә килде һәм ул чыннан да лаеклы чыгыш ясады.
Өченче һәм дүртенче урыннарны Испания һәм Нидерланд үсмерләре алды.
Русия данын Денберел Оржак һәм Татьяна Мезенцеваның дуэты яклады. Безнең балалар бәйгедә 72 балл белән 13нче урында. Шунысы билгеле, финал алдыннан Денберел дәваханәгә эләккән, беренче репетиция вакытында ук аның хәле начарланган.
Польшаның Гливице шәһәрендә узган конкурста 19 илдән җырчы балалар катнашты. “Евровидение” халыкара балалар музыка конкурсы 2003 елдан бирле үткәрелә. Анда 10 яшьтән алып 15 яшькәчә музыкантлар катнаша.
Читайте нас: