+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
29 ноябрь 2019, 14:04

"Халык җырларын яратып җырлыйм!”

Ул әле бишектә чагында ук халкыбыз моңнарында тибрәлеп үскән. Әти-әнисенең җыр-моңга сәләтле, мәдәни мирасыбызга ихтирамлы булуы аңа да күчкән. Шуңа да ул халык җырларын яратып, эчке җылылык белән башкара. Менә шундый ул “Әллүки”нең янә бер якты йолдызчыгы — Сәфинә Кәшәфетдинова.

Җыр-моңга сәләтле кыз Уфаның 65нче Татар гимназиясендә, 6нчы сыйныфта укый. Яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Укудан тыш, музыка мәктәбендә фортепиано серләренә өйрәнә. Гимназиянең республика күләмендә билгеле “Ләйсән” фольклор ансамбле солисткасы да әле ул!
— Сәфинә — төркемдәге чагу йол­дызларның берсе, тырыш, сәләтле кыз ул. Аның ярдәмчел, максатчан, барлык чараларда да актив булуы сокландыра, — ди ансамбль җитәкчесе Чулпан Бариева.
Талантлы кыз үзе генә дә, ансамбль белән дә чыгышлар ясый. Аның төрле конкурсларда яулаган җиңүләре өчен бирелгән Мактау грамоталары, медаль һәм кубоклары бихисап.
— Мин бигрәк тә татар халык җырларын яратам. Без аларны гаилә белән җырлыйбыз, — ди Сәфинә.
Аның туган телендә иркен сөйләшүе, милли моңнарга тартылуы гаиләсеннән килә. Кызның әнисе Гүзәлия Рәис кызы, бертуган апалары Юлия һәм Диана да бик матур җырлый. Ә әтиләре Радик Рәзетдин улы иҗатка тартылучы кызларын хуплап, барлык мөмкинлекләрне тудыра.
Ә без исә халкыбыз моңнарына гашыйк кызга яңа үрләр телибез!
Читайте нас: