+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
16 декабрь 2019, 16:55

Без булдырабыз!

Өч укучым бер атна эчендә зур җиңүләр яулады.

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә сәләтле балалар укый. Кызлар һәм малайлар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, үрләр яулый.
Үзем укыткан 3 Б сыйныфы укучылары да төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүләр яулап кына тора. Бер атна эчендә өч укучым зур уңышлары белән сөендерде. Баталова Рианна Мәскәүдә үткән “Антураж” конкурс-фестивалендә матур итеп жырлап, беренче урын яулап кайтты. Садыйкова София Чиләбе өлкәсендә үзе йөргән "Change Dance" бию студиясенең "Неспящие" төркеме белән беренчелекне алып кайтты. Җәлил Мәхмүтов футбол турнирында командасы белән 3 урынны яулады. Алар төрле чараларда үзләрен кыю, талантлы итеп күрсәтеп кенә калмый, укуда да яхшы билгеләргә генә өлгәшә.
Без аларга киләчәктә дә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез!
Сыйныф житәкчеләре Дания Миртимир кызы Бикбулатова.
Автор фотолары.
Читайте нас: