+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
18 декабрь 2019, 15:45

Җиңүләрне кыю яулый Сабира!

Балтач районының сәләтле кызы халыкара бәйгедә беренчелекне алды.

Балтач районының Иске Балтач кызы Сабира Шәйбәкованың исеме “Әллүки”не укып баручыларга яхшы таныш. Җыр-моңга сәләтле кыз турында журналыбызның “Нәни йолдызлар” рубрикасында язган идек.
8 яшьлек Сабира музыка мәктәбенең фортепиано, вокал сыйныфларында, “Зөлфия” үрнәкле-хореография ансамблендә шөгыльләнә. Ул өч телдә — татар, башкорт, урыс телләрендә бик матур җырлый. Республика, халыкара бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулый.
Күптән түгел Сабира “Туган тел” телеканалының “Тургай” җыр бәйгесендә лауреат булды. Аның матур чыгышын Яңа ел бәйрәме көннәрендә телевизордан үзегез дә күрерсез әле!
Шушы көннәрдә талантлы кыз “Искра творчества” I халыкара фестиваль-конкурсында “Халык вокалы” номинациясендә 8-9 яшьлек балалар категориясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Шушы уңайдан, аның вокал буенча укытучысы Рая Мәснәви кызы Хамаеваның тырыш хезмәтен, балалар белән ихлас, чын күңелдән шөгыльләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Укучыларының матур җиңүләрендә, беренче чиратта, останың хезмәте чагыла.
Әлбәттә, Сабираның төрле яклап үсә, камилләшә баруында әти-әнисенең өлеше зур. Алар кызларының сәләтләрен үстерүгә вакытын да, мөмкинлеген дә таба.
Афәрин, Сабира! Алда тагын да зур җиңүләр көтсен үзеңне!
Фото:гаилә архивыннан.
Читайте нас: