+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
19 декабрь 2019, 17:30

Мәскәүдән — җиңү белән!

Хыяллар чынга ашсын өчен нишләргә кирәк? Үзеңә максат куярга, тырышырга, бернигә карамастан, алга, җиңүгә омтылырга. “Әллүки”нең нәни йолдызы — 10 яшьлек Рианна Баталова да үз дигәненә нәкъ шулай ирешә.

Җыр-моңга сәләтле яшь дустыбыз республика, халыкара бәйгеләр лауреаты. Ул 5 яшеннән Уфаның “Новатор” Балалар иҗат йортында “Вокал” түгәрәгенә йөри. Кечкендәдән җырларга яратучы Рианнаны музыка серләренә педагогы Екатерина Агафонова өйрәтә. Тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә кызчык республика, Русия, халыкара конкурсларда бик күп җиңүләр яулап өлгергән. Әйтик, “Браво, дети! Праздник весны” Бөтенрусия конкурсында, “Вдохновение”, “Уральский звездопад”, “Brilliant Talents” Халыкара конкурс-фестивальләрендә талантлы кыз II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Быелгы ел Рианна өчен аеруча уңышлы булган. Әле күптән түгел генә ул Мәскәдән, “Антураж” Халыкара конкурс-фестиваленнән җиңү белән кайткан. Моңлы тавышка ия кыз Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 9-12 яшьлек балалар арасында беренчелекне яулаган.
Гаиләсе дә җыр-моң ярата сәләтле кызның. Әтисе Рөстәм Рамил улы бәйрәмнәрне гитарада уйнап, җырлап ямьли. Әниләре Эльза кызлары Эрика һәм Рианнаның уңышлары өчен сөенеп туялмый, аларга бар күңел җылысын сала.
Рианна укуда да сынатмый. Уфаның 65нче Татар гимназиясендә, 3 сыйныфта яхшы билгеләргә генә өлгәшә.
—Бик тырыш, ачык, ярдәмчел укучым. Дуслары да күп аның. Төрле чараларда катнашырга ярата, — ди сыйныф җитәкчесе Дания Бикбулатова.
Рианна гитарада да уйный, чәйгә тиз генә тәмлекәчләр дә пешерә, әти-әнисе бүләк иткән “Боня” кушаматлы овчаркасын тәрбияләргә дә вакыты кала. Ә без исә максатчан кызга тагын да зур җиңүләр телибез!
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: