+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
22 гыйнвар 2020, 18:20

Сафия һәм Алсу: “Буй җитмәслек үрләр юк”

Миякәнең сәләтле кызлары халыкара бәйгеләрдә уңышлар яулый.

Республикабызда талантлы, җыр-моңга сәләтле балалар бик күп. Бүген сезне нәкъ шундый нәни йолдызчыклар — Миякә районы кызлары Сафия Даминева һәм Алсу Сәлимова белән таныштырмакчыбыз.
Җыр-моңга сәләтле кызлар Кыргыз-Миякәнең Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Икесе дә “Кояшкай” вокал ансамбле солистлары. Кызларны сәхнә осталыгына, дөрес итеп җырларга тәҗрибәле, үзе дә моңлы тавышка ия педагог Минзилә Арсланова өйрәтә.
— Сафия белән Алсу икесе дә бик матур җырлый. Алар белән халык җырларын да, заманчаларын да өйрәнәбез. Һәркемнең тавышына туры килгән җыр була. Сәләтле укучыларымның аерым уңышлары бихисап, ансамбль составында да җиңүләрне яулап кына тора алар, — ди Минзилә Ирек кызы.
Сафия “Чәчәк ат, Башкортстаным!” төбәк конкурсы лауреаты, “Милли моң”, “Сулпылар” республика конкурслары, шулай ук “New Star”, “Вдохновение”, “Талант канатларында” халыкара конкурсы дипломанты. Ә Алсу “New Star” дипломанты булуга ирешкән.
Әйткәндәй, кызлар шөгыльләнгән “Кояшкай” ансамбле райондагы һәр чараның бизәге. Коллектив республика, халыкара бәйгеләрдә уңышлар яулый. Әле күптән түгел “Кояшкай”лар “Туган тел” телеканалындагы “Тургай” конкурсының I дәрәҗә лауреатлары булды.
Әнә шундый билгеле коллективның йолдызлары ул — Сафия белән Алсу. Кызлар укуда да сынатмый. Миякә 1нче мәктәбендә тик яхшы билгеләргә генә өлгәшәләр, төрле чараларда катнашалар.
Әфарин, кызлар! Киләчәктә дә кояш кебек балкып, тирә-якка шатлык, яктылык нурлары сибегез!
Читайте нас: