Роман Мөслимов әле гыйнвар аенда ук Беренче каналдагы “Лучше всех” тапшыруында катнашкан иде. Кичә язма эфирга чыкты. Кечкенә якташыбыз үзенең искиткеч яхшы хәтерле, акыллы, ихлас булуы белән Максим Галкинны да, тамашачыларны да таң калдырды.
Роман тапшыруда Михаил Лермонтовның “Бородино” шигырен яттан сөйләде һәм бер тапкыр да ялгышмады. Ул 3 яшендә укырга өйрәнгән һәм шул вакыттан бирле катлаулы шигырьләрне дә тиз хәтерендә калдыра икән. Әйткәндәй, малайның картәнисе Роза Рәхим кызы Мөслимова — урыс теле һәм әдәбияты укытучы, Учалы шәһәрендә билгеле педагог. Шуңа да Романның шигырь ятлау һәм аны сәнгатьле итеп сөйләү сәләтенә гаҗәпләнәсе дә түгел.
Әфарин, Роман! Учалыны Русиягә таныттың!
Фото:Социаль челтәрләрдән.