+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
20 март 2020, 00:25

Республиканың яшь коллекционеры “Лучше всех”та катнашкан

10 яшьлек якташыбызны тиздән телевизор экраннарыннан күрәчәкбез.

Башкортстаннан 10 яшьлек реставратор һәм сәгатьләр коллекционеры Алан Һадыевны 22 мартта Беренче каналда, Максим Галкинның “Лучше всех!” тапшыруында күрсәтәчәкләр. "Башкортстанның мәдәни дөньясы" хәбәр итүенчә, малай үзенең беренче экспонатын өч яшендә туплаган. Хәзер аның коллекциясендә 400ләп сәгать бар. Аланның исеме бөтен дөнья буенча коллекционерлар арасында билгеле.
«Башта ул сәгатьләр белән болай гына кызыксынды, аларны бер сүтте, бер җыйды. Без аңа иске гаилә сәгатьләрен күрсәтә башладык. Ә ул аларны төзәтә алды. Аннары аңа сәгатьләрен дуслары, танышлары алып килде. Коллекция шулай формалаша башлады", — дип сөйләгән Аланның әтисе Илшат.
Республиканың талантлы укучысы катнашлыгындагы тапшыру 22 мартта Уфа вакыты белән 21.25 сәгатьтә эфирга чыгачак.
Фото: kulturarb.ru
Читайте нас: