+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
7 апрель 2020, 20:40

“Бу гадел түгел!”

“Голос. Дети” шоуында катнашучы 9 яшьлек кыз остазын гаделсезлектә гаепләп чыкты.

Беренче каналда барган "Голос. Дети” телевизион шоуында узган җомгада Полина Гагарина командасы ярышка чыкты. Билгеле булуынча, өч чыгыш ясаучы арасыннан остазлары бер генә конкурсант сайлап калдырырга тиеш. Сәхнәгә чыккан кызлар триосы: Ангелина Дерябина, Агния Андреева һәм Таисия Скоморохова арасыннан Гагарина соңгысын сайлап алды. Конкурста калырга өметләнгән Агния белән Ангелина күз яшьләрен тыя алмады.
“Мине сайламаулары бер дә гадел түгел. Мин бераз үсәм һәм конкурска тагын киләм әле”, — диде тугыз яшьлек Ангелина.
Гагаринадан тыш, "Голос. Дети” шоуының бу сезонында рэпер Баста һәм эстрада җырчысы Валерий Меладзе остазлар булып тора.
Фото: img.anews.com
Читайте нас: