Финалга 14 илдән – Дания, Германия, Италия, Испания, Франция, Төркия, Израиль, АКШ, Белоруссия, Казахстан, Бразилия, Марокко, Канада һәм Русиядән 1 800 катнашучы җыелды. Илнең 43 төбәгеннән килеп көч сынашкан конкурсантлар арасында Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән Риана Хәлиуллинаның да булуы мактауга лаек. Күпсанлы бәйгеләр, Халыкара конкурслар лауреаты, музыкаль яктан сәләтле кыз абруйлы бәйгедә дә сынатмаган. Эстрада вокалы буенча – I дәрәҗә, халык вокалы номинациясендә II дәрәҗә премия иясе булган.
Яшь дустыбызны һәм аның музыкаль җитәкчесе Гөлнара Рифгать кызы Сәлимованы абруйлы, зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа үрләр, иҗади балкышлар телибез! Әлбәттә, Риананың сәләтен үстерүгә зур көч куйган әти-әнисе – Гөлнара һәм Радмир Хәлиуллиннар да мактауга лаек.