+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
22 апрель 2021, 09:45

Һәр чараның бизәге ул Камилә!

Ул кечкенә чагыннан сәхнәгә тартыла. Биергә, җырларга ярата. Якыннары җыелган гаилә бәйрәмнәренең, балалар бакчасындагы һәр чараның яме ул Камилә Клысова!

Дуслар, “Әллүки”нең янә бер якты йолдызчыгы белән таныш булыгыз. Сәләтле, ачык, һич тиктормас Камиләгә 6 яшь. Ул Уфаның 170нче балалар бакчасына йөри. Биергә яратучы кыз башта – “Беби-денс”, хәзер Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле каршындагы студиядә шөгыльләнә. Җиңел хәрәкәтле, бөтен буй-сыны биюгә килешкән, ди Камилә турында остазлары.
– Үскәч минем дә укытучым Регина Мировна кебек хореограф буласым килә. Аның кебек матур итеп биергә өйрәнәм дә аннары балаларга дәресләр бирәм, – дип хыяллары турында сөйли сәләтле кыз.
Әлбәттә, Камиләнең сәнгатькә тартылуы гаиләсеннән килә. Дәү әниең республиканың халык артисткасы булсын да, ничек инде сәхнәне яратмаска мөмкин! Танылган җырчы Светлана Аргынбаеваның яраткан оныгы бит ул!
– Камилә нәнәсе белән җырлар өйрәнә. Бигрәк тә Алла Пугачеваның җырларын икәү матур, бик оста башкаралар, – ди кызның әнисе Радмила Мөбарәк кызы.
Нәни дустыбыз рәсем төшерергә, әнисе белән тәмлекәчләр әзерләргә, гаилә белән кунакка йөрергә, үзе дә өйгә кунаклар килгәнен бик ярата. Иглин районында яшәүче картәнисе белән картәтисе янына да сагынып кайта ул. Рәхәтләнеп мунча керә, җиләккә йөри, бакчада ярдәмләшә. Кыскасы, алар белән мәш килә.
Ә без исә сәхнәдә беренче адымнарын ясый башлаган сәләтле кызга киләчәктә сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкуын телик!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.
Читайте нас в