-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
21 сентябрь 2021, 15:15

“Барысына да өлгерәм!”

Дуслар, “Әллүки”нең сентябрь санындагы тышлыкны бизәүче сөйкемле кызчык кем, дисезме? Таныш булыгыз –  Уфа шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек Камилла Нәҗметдинова ул!

“Барысына да өлгерәм!”
“Барысына да өлгерәм!”

Шатлыклы да, дулкынландыргыч та мизгелләре әле Камилланың. Чәчләренә ак тасмалар тагып, әллә кайчан үтекләп куелган мәктәп формасын киеп, матур рюкзагын иңенә салып, беренче сыйныфка укырга төшкән. Затон бистәсендәге 46нчы лицей укучысы ул хәзер!

Камилла укый да, яза да белә. Шуңа да аңа белем баскычларыннан күтәрелү җиңел һәм кызыклы булачагына һич шигебез юк.  Өстәвенә, сәләтле дә әле! Кечкенә чагыннан биергә ярата ул. Җиңел хәрәкәтле, орчык кебек бөтерелеп кенә торучы кызны әнисе 3 яшендә үк “Парус” балалар иҗат үзәгендәге бию түгәрәгенә алып килгән. Балалар бакчасында һәр бәйрәмнең бизәге булган ул.  Грамоталар, дипломнар белән бүләкләнергә дә өлгергән. Быел исә гимнастика белән дә шөгыльләнә башлаган.

Камилла рәсем төшерергә, әнисе белән тәмлекәчләр әзерләргә, сеңлесе Эмилия белән уйнарга ярата. Илеш районында яшәүче дәү әниләре, дәү әтиләре янына да сагынып кайта ул. Аларга бакчада ярдәмләшә, җиләк-җимеш җыя, рәхәтләнеп мунча керә. Яшь дустыбызның күңелен авылга тартучы тагын бер сәбәп бар әле. Ул песиләр, этләр ярата, аларны тәрбияләшә.

Изге күңелле кызчык булачак һөнәрне дә сайлап куйган. “Үскәч, ветеринар булам!” – ди ул җитди генә.

Әти-әнисеннән матур тәрбия алып үсүче ихлас, нечкә  күңелле Камилланың хыяллары чынга ашсын!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: