+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
9 ноябрь 2021, 12:15

“Әти-әнинең өч терәге без!”

Уфа районының Шамонино авылында яшәүче Абдрәфыйковларның тату гаиләсендә акыллы, тырыш, сәләтле өч егет үсеп килә.

“Әти-әнинең өч терәге без!”
“Әти-әнинең өч терәге без!”

7нче сыйныфта укучы Арслан – әти-әнисенең терәге, ярдәмчесе, энекәшләре өчен үрнәк абый. Кызыксынучан, актив малай әле 1нче сыйныфта ук “КРИТ-2016” республика бәйгесендә мәгълүмати технологияләр буенча җиңү яулаган. Районда үткән “Шәҗәрә” конкурсларында катнаша. Ә шулай да Арсланның күңеленә иң якыны – техника. Ул кеченәдән автомобильләр белән кызыксына. 10 яшеннән автодромда үзе машина йөртә. Үскәч инженер-конструктор булырга хыяллана.

5нче сыйныфта укучы Аскар да абыйсыннан һич калышмый. Яхшы билгеләргә генә укый, мәктәп тормышында актив катнаша. Волейбол, менталь арифметика, каллиграфия, робот техникасы түгәрәкләренә йөри. Буш вакытларында әнисенә тәмлекәчләр әзерләргә булыша. Аскар бигрәк тә пиццаны тел йотарлык тәмле пешерә икән. “Үскәч шеф-повар яисә төзүче булам”, - ди ул.

Кечкенәләре Райман да әти-әнисен тәүге уңышлары белән сөендерә. Әле мәктәпкә төшкәнче үк укырга, язарга өйрәнгән тырыш малай. Укытучысы Резеда Фаткуллина да тырышлыгы, пөхтә язуы өчен мактап кына тора үзен. Райман бәләкәй чагыннан җырларга ярата. “Бигрәк тә Русия гимнын яратып җырлый, бөтен сүзләрен белә”, - ди якыннары.  Җыр-моңга гашыйк нәни дустыбыз вокал түгәрәгенә йөри.

Абдрәфыйковлар улларын хезмәт сөючән, тырыш, чын ир-егетләр итеп тәрбияләүгә зур көч сала. Әтиләре Азамат “Кызыл таң” гәзитенең компьютер бүлеге мөдире. Әниләре Розалия эшкуарлык белән шөгыльләнә. Алар гаиләләре белән актив, матур итеп ял итә дә беләләр. Машинада республикабыз, хәтта Кырым, Кавказ якларына сәяхәт итүләре дә соклануга лаек.

Әнә шундый күркәм гаиләдә матур тәрбия алып үскән малайларның барлык хыяллары чынга ашсын, уңышлары тагын да күбрәк булсын!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: