-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
10 ноябрь 2021, 15:00

Гран-при – Илешнең яшь баянчысында!

Вадим Төхвәтуллин "Трофей мира" дип исемләнгән Халыкара баянчы-аккордеончылар бәйгесендә абсолют җиңү яулады.

Гран-при – Илешнең яшь баянчысында!
Гран-при – Илешнең яшь баянчысында!

Илеш районының Югары Яркәй авылыннан яшь баянчы Вадим Төхвәтуллин – 10 яшькә кадәрге балалар арасында Башкортстаннан Гран-при яулаган беренче яшь музыкант. Русия, Кытай, Украина илләреннән катнашкан 38 баянчы арасында Вадим  мөмкин булган 25 баллдан 23,98 балл җыйган.

Вадимның зур җиңүендә әнисе Гөлназ Фәндәлис кызы Төхвәтуллинаның хезмәте зур. Әнисе үсмерне баянда уйнау серләренә төшендерүче остазы да әле!

Билгеле булуынча, коронавирус пандемиясе аркасында конкурс быел Франциядә дистанцион форматта узды. Бәйге ел саен Бөтендөнья аккордеонистлар ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

Талантлы якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зур җиңүләр, биеклекләр көтсен!

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: