+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
13 ноябрь 2021, 15:35

Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!

Башкалада “Тургай” балалар телевизион конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!
Нәни “тургайлар” янына Кыш бабай килде!

Башкортстан – җыр-моңга, биюгә сәләтле кызлар һәм малайларга бай төбәк. Республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче яшь талантларны ачу максатыннан оештырылган ”Тургай” телевизион бәйгесе дә моны ачык раслый.

Быел төбәк телевизион конкурсы бишенче тапкыр оештырылды. Шушы көннәрдә ел дәвамында барган фестивальгә йомгак ясалды һәм финалга үткәннәргә тантаналы шартларда дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Пандемия аркасында ул барлык санитар нормаларны үтәп, чикләнгән кешеләр катнашлыгында гына үтте. 

Җиңүчеләре итеп быел да иң-иңнәр сайлап алынды. Гран-прины Уфа шәһәреннән Камил Газизов яулады. 1нче урын –  Уфа кызы Азалия Зариповада, 2нче урын Сибай шәһәреннән Фидалия Арслановада, 3нче урын Шаран районыннан бертуган кызлар – Фидалия и Кадрия Инсафетдиноваларда.  

Балаларның сәләтләрен аучы, аларны зур сәхнәгә чыгаручы конкурсның оештыручысы һәм режиссеры — сәләтле педагог, музыка белгече, бик күп матур җырлар авторы Лилия Вахитова. Лилия Мирсат кызы республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче яшь һәм өлкән буын талантларны барлап, аларны үстерүдә бәяләп бетергесез зур эш башкара. Республика халкына ул өлкәннәр өчен “Сәләт” музыкаль проекты авторы сыйфатында да яхшы таныш. Әлеге проектның географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта. Концертлар, фестивальләр, конкурслар – һәр чараның оештыручысы гына түгел, сценарий авторы да, режиссеры да Лилия Мирсәт кызы.

- Мин кечкенә чагымнан “Кызыл таң” гәзитен укып үстем. Безнең өйдә ул һәрвакыт түрдә булды. Тел байлыгым әнә шуннан килә, - ди ул.

Әлбәттә, әлеге уңышларда янында ышанычлы терәк булган якыннарының өлеше зур. Видеоператор улы Вадим, җырчы кызлары Азалия белән Милана – һәр башлангычын хуплаучы ярдәмчеләре. ”Тургай” V телевизион бәйгесе җиңүчеләре өчен бүләкләү тантанасын да бергәләп, бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештырган алар. Кыш бабай белән Карсылу, әкият иленнән Фея да килеп, нәни тургайларны бүләкләр белән сөендергән. Декабрь ахырында чагу тамашаны “Туган тел” телеканалыннан без дә карый алачакбыз, дуслар!

 

Вадим Хәтмуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: