+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
26 ноябрь 2021, 12:40

Спорт җитезләргә бусына!

Дуслар, "Әллүки"нең тышлыгын бизәүче егет кем икән, дисезме? Таныштырып үтәбез – 7 яшьлек Даниил  Канзафаров ул!  

Спорт җитезләргә бусына!
Спорт җитезләргә бусына!

 Сәләтле егет Уфа районының Чесноковка мәктәбенең 1 В сыйныфында укый. Укытучысы Юлия Мустюкова аны бик тырыш, җаваплы, актив, яхшы билгеләргә генә укучы буларак билгели. Ул күп фәннәр белән  мавыга, математиканы ярата, техника белән кызыксына,   4 яшьлек сеңлесе Дарина белән шахмат түгәрәгенә  йөри. Балык тотарга әвәс. Җәнлекләрне бик ярата.

 Әтисе Руслан Ирек улы һәм әнисе Рената Камил кызына  ул – игелекле бала, сеңлесе Даринага – үрнәкле абый. 3 яшендә нәнәсе Асия Мидхәт кызы белән сүрәләр ятлап, "Ихлас" мәчетендә сүрәләр уку конкурсында сеңлесе Сафия белән катнаштылар. Соңрак аларга сеңлесе Дарина да кушылды. Аларның чыгышларын хәтта телевидениедән дә күрсәттеләр.

 Даниил 4 яшьтән грэпплинг көрәше белән шөгыльләнә. Тренеры Дмитрий Подсолихин үзенең укучысы белән бик канәгать. "Спорт тырыш, көчле ихтыярлы һәм ныкышмалыларны гына ярата", – ди ул.

 Киләчәктә Даниил профессиональ хоккейчы булырга хыяллана. 5 яшеннән Салават Юлаев исемендәге хоккей клубына йөри. Футболны да үз итә.

 Даниил зур уңышларга  да ирешергә өлгергән. Санкт-Петербург, Казан  шәһәрләрендә үткән дөнья чемпионатларында – 1,  Мәскәүдә джиу-джитсу буенча үткән  ХII Европа турнирында – 1, Уфада грэпплинг көрәше буенча  узган Бөтенрусия һәм республика турнирларында да 1нче урыннар яулаган! Аның тырышлыгы бихисап медальләр һәм Мактаулы грамоталары белән билгеләнгән.

Гаиләләре белән актив ял итәргә яраталар. Кайда гына булмаган алар! Менә шундый күркәм гаиләдә  матур тәрбия алып үсеп килүче Даниилга барлык хыяллары да тормышка ашуын, тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!  

  Гүзәл МОНАСЫЙПОВА.

  Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: