+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
16 декабрь 2021, 15:15

Сәидә Мөхәммәтҗанова беренче концертын куя

“Голос. Дети” телепроектында финалга чыккан татар кызын хәтерлисезме?

Сәидә Мөхәммәтҗанова беренче концертын куя
Сәидә Мөхәммәтҗанова беренче концертын куя

Иртәгә “Голос” телепроекты финалчысы, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласында “Этносфера. Восток-запад” дип исемләнгән беренче концерты узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы җитәкчелеге минем җырлауны ошаткан һәм сольный концерт белән чакырды. Концертта кларнет, дудук, уд, фортепиано, баян кебек уен кораллары яңгыраячак. Концертны оештыручы Денис Кучеров этник бәрмә уен коралларында уйнаячак”, — ди җырчы кыз.

 

Сәидә Мөхәммәтаҗанова әйтүенчә, концертта урыс милләтеннән булган музыкантлар шәрык көйләрен, татар җырларын уен коралларында яңгыратачак.

“Концертның үзенчәлеге дә шунда. Татар халык җырларыннан тыш, урыс, төрек, гарәп, инглиз җырларын да ишетеп булачак”, — ди Саидә.

Җырчы узган елда Санкт-Петербургның “Dairafest” шәрык этник фестивалендә катнашкан. Фестивальне оештыручы Денис Кучеров аны “Голос” телепроектында катнашканнан бирле ел саен шул фестивальгә татар мәдәниятен танытырга чакыра.

 

 

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: