+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
4 гыйнвар 2022, 13:10

“Сез дә спортны яратыгыз!”

Уфа шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Сафия Маргамова кечкенәдән гимнастика белән шөгыльләнә, җиңүләр яулый. Нәнәсе Асия Мидхәт кызы белән сүрәләр ятлап, "Ихлас" һәм башка мәчетләрдә үткәрелгән конкурсларда да уңышлы катнаша ул.

“Сез дә спортны яратыгыз!”
“Сез дә спортны яратыгыз!”

Сафия Уфа шәһәренең 3нче гимназиясендә 2нче сыйныфта укый. Укытучысы Зилә Даянова аны бик тырыш, итагатьле, максатчан, актив,  яхшы билгеләргә генә укучы буларак билгели. Ул күп фәннәр белән кызыксына, табигатьне ярата. Рәсем төшерә, пластилиннан, кәгазьдән кәрзиннәр ясый. Җәен су керүне, самокатта, велосипедта йөрүне үз итә. Гимнастика белән шөгыльләнә, биергә ярата. Бал биюләре түгәрәгенә бик зур теләк белән йөри. Турнирларда катнаша.

Әтисе Салават Әгъзам улы һәм әнисе Резеда Камил кызына ул – ярдәмчел һәм игелекле бала, энесе Тимурга – үрнәкле апа. Нәни чагыннан нәнәсе Асия Мидхәт кызы белән сүрәләр ятлап, "Ихлас" һәм башка мәчетләрдә үткәрелгән конкурсларында уңышлы катнаша. Аның чыгышларын хәтта телевидениедән дә күрсәттеләр.

Сафия  кечкенәдән эстетик гимнастика белән шөгыльләнә. Тренеры Регина Дашкина укучысының уңышларына бик шатлана.

Кызчык зур уңышлар яуларга да өлгергән. Эстетик гимнастика буенча Төмән өлкәсендә һәм Пермь шәһәрләрендә үткән ярышларда – 1нче, Саратов шәһәрендә һәм Башкортстанда үткәрелгән  ачык беренчелекләрдә  –  2нче урыннарны яулаган!

Шундый күркәм гаиләдә үсеп  килүче Сафиягә хыяллары тормышка ашуын, тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!                                                                    

Гүзәл МОНАСЫЙПОВА.                                                                                    

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: