+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
19 гыйнвар 2022, 09:50

Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып

Стәрлебаш районында янә ике ФАП төзелә.

Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып
Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып

Стәрлебаш районының ике авылында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “беренчел медицина-санитария ярдәме үсеше” федераль проекты кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше тулы куәтенә бара.

Яңа елга кадәр подрядчы оешма Стерлебаш районының Яшерган һәм Сарайсино авылларында яңа ФАПлар төзү эшләрен тәмамлады. Яңа ел каникулларыннан соң бригада объектларда эчке бизәү эшләренә, аерым алганда, идәннәрне бетон белән каплау, стеналарны эшкәртүгә кереште.

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Ф. К. Хәбибуллин сүзләренә караганда, киләсе елга барлык төзү-ремонт эшләрен тәмамлау, биналарга кирәкле җиһазлар алып кайту һәм әлеге ФАПларны ачу планда тора, чөнки медицина ярдәме алу мөмкинлеге - безнең халыкның сәламәтлеген саклау эшендә төп нигезләрнең берсе.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: