+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
1 февраль 2022, 15:20

Рәсеме - Лондон үзәгендә!

13 яшьлек якташыбыз Бөекбританиядә узган Халыкара конкурста җиңү яулады.

Рәсеме - Лондон үзәгендә!
Рәсеме - Лондон үзәгендә!

Туймазыда яшәүче 13 яшьлек Гордей Тиглев Гагаринның портретын ясап, Бөекбританиядә узган “Golden time talent” Халыкара рәсем конкурсына җибәргән һәм җиңү яулаган.  Бу хакта “Mash Batash” басмасы хәбәр итә.

Кечкенә чагыннан ук кулына каләм, буяулар алган малайның талантына сокланмый мөмкин түгел. Жюри әгъзаларын да таң калдырган аның сурәте.

Хәзер Гордей төшергән рәсем Лондон үзәгендәге галереядә эленеп тора. Әйткәндәй, ул бу конкурста катнашкан иң яшь рәссам булып чыкты.

- Барыннан да ешрак мин портретлар, пейзажлар һәм натюрмортлар ясыйм. Яраткан жанрым – портрет. Мине төрле жанрдагы фильмнар да рухландыра, - ди Гордей.

Аның укытучысы Айнур Тимергалиев сүзләренә караганда, ул яшь талантны Туймазыда осталык дәресе үткәргән вакытта күреп алган. Шуннан соң ул сәләтле малай белән шөгыльләнә башлаган һәм .... шул мизгелдән уңышларга да юл ачылган.

Әфарин, якташыбыз! Без дә чиксез горурланабыз!

 

Фото: Instagram: tigleva_natalya

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: