+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
17 февраль 2022, 10:50

Җыр миңа канатлар куя!

Вокал буенча күпсанлы мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган Дүртөйле сандугачы Риана Хәлиуллина шулай ди. 

Җыр миңа канатлар куя!
Җыр миңа канатлар куя!

Риана “Әллүки”не укучы кызлар һәм малайларга күптәннән таныш. 4 яшеннән Гөлнара Сәлимова җитәкчелегендәге вокал студиясенә йөргән, биш ел дәвамында төрле конкурсларда зур җиңүләргә ирешкән яшь дустыбыз һәр сөенечен яраткан журналы белән бүлешә. Без һәрвакыт аның уңышларына шатланабыз, яңа үрләр телибез. Ә Риана сынатмый, сәхнә түрендә көннән-көн ныграк балкый.

Татар халык җырларын яратып башкаручы кыз өчен узган ел җиңүләргә аеруча бай булды. “Идел” башкорт һәм татар җырларының Халыкара фестиваль-конкурсында -  II дәрәҗә, “Сулпылар” республика телевизион конкурсында - I дәрәҗә,  "Башкортстан талантлары. Яңа ел могҗизалары" X Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗаты конкурс-фестивалендә, I дәрәҗә лауреат булды. Дүртөйле районында ел саен үтүче "Сарманай моңнары" ачык төбәкара вокалчылар конкурсында ул “Иң яшь катнашучы” номинациясендә җиңеп, акчалата бүләккә һәм “feelBerketStudio” тавыш яздыру студиясе сертификатына ия булды. Берсеннән-берсе мәртәбәле бу җиңүләр Риананың – тырышлыгы, сәләте, остазы Гөлнара Рифкать кызының – балалар күңелендә очкыннар кабыза белүе, әти-әнисенең халкыбыз җырларына чиксез хөрмәте нәтиҗәсендә яуланган.

Риана җырлап кына йөри, дип уйлый күрмәгез тагын. 3нче гимназиянең 4нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый ул. Музыка мәктәбендә саксофонда уйнау серләренә төшенә, рәсем төшерергә дә оста.  Кумирлары Гөлназ Асаева һәм Радик Юлъякшин кебек, меңләгән тамашачының яраткан җырчысы булу теләге дә юк түгел.

- Әгәр хыялың бар икән, алга барырга, теләгеңә ирешергә кирәк! Ә моның өчен бер генә минутың да бушка узарга тиеш түгел, - ди Риана.

 

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: