-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
19 март 2022, 17:25

Гран-при – Рианада!

Дүртөйле шәһәрендә яшь талантларның “Язгы тамчылар-2022” конкурсы узды.

Гран-при – Рианада!
Гран-при – Рианада!

Дүртөйледә “Язгы тамчылар” конкурсы 1990 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Яшь талантларны ачыклау максатыннан оештырылган бу бәйге башта район дәрәҗәсендә үтсә, хәзер инде күп еллар республика күләмендә уза.

Эпидемиологик хәл аркасында конкурс ике ел дәвамында онлайн-форматта узды. Быел исә ул гадәти көндезге формада үтте һәм Пионерлар йорты ачылуга 60 ел тулуга багышланды. Конкурста катнашу өчен 700дән артык конкурсанттан гариза килде. Яшь талантлар "Эстрада вокалы. Соло”, " Халык вокалы. Соло”, “Вокал ансамбльләр” “Хореография" номинацияләрендә осталык күрсәтте. 15 һәм 16 мартта сайлап алу турларында жюри җиңүчеләрне билгеләде.

17 мартта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җиңүчеләренең Гала-концерты булды, анда төрле номинацияләрдә лауреатлар, дипломантлар һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Һәр артист һәм коллективның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Концерт программасын Дүртөйле балалар һәм үсмерләр иҗаты үсеше үзәгенең “Театраль мозаика” үрнәкле коллективы (җитәкчеләре Ләйлә Нурисламова) укучылары әзерләде һәм алып барды.

Мәктәпкәчә оешмалар арасында Гран-прига Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы бию коллективы лаек булды. Конкурска алар “Казаклар биюе”н тәкъдим итте. Нәниләрне музыкаль хезмәткәрләр Миләүшә Әбдрәшитова һәм Елена Карипова әзерләгән.

18 март көнне район мәдәният йорты янә тамашачыларны җыйды, анда мәктәп яшендәге балаларның Гала-концерты узды. Конкурста катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сәламләде. Ул барлык конкурсантларга да иҗади уңышлар, киләчәктә зур җиңүләр теләде. Шулай ук жюри әгъзаларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу көнне 12 – I дәрәҗә, 13 – II һәм 14 III дәрәҗә лауреат бүләкләнде. Шулай ук катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

“Хореография” номинациясендә Гран-прига Дүртөйле балалар музыка мәктәбенең “Ак димгел” бию коллективы лаек булды. Җитәкчеләре - Әлифә Әхмәтгалиева һәм Альбина Әфләтунова.

“Вокал” номинациясендә Гран-прига 3нче гимназия укучысы Риана Хәлиуллина лаек булды. Ул “Гармунчыга”татар халык җырын башкарды. Музыкаль җитәкчесе – Гөлнара Сәлимова.

Җиңүчеләрне Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев бүләкләде. Традиция буенча яшь талантлар бәйгесе Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов һәм Гүзәл Кәбирова башкаруында “Язгы тамчы” җыры белән тәмамланды.

Барлык җиңүчеләрне, шулай ук, "Әллүки" журналының яшь дусты Риана Хәлиуллинаны чираттагы матур уңышы белән котлыйбыз! Яуланасы биек үрләр алда булсын!

 

Чыганак: Дүртөйленең балалар һәм үсмерләр иҗаты үсеше үзәге

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: