-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
13 апрель 2022, 10:15

"Осталыкка дәү әтидән өйрәнәм"

Илеш районы егете Оскар Нәбиев агачтан матур бизәкләр ясый. 

"Осталыкка дәү әтидән өйрәнәм"
"Осталыкка дәү әтидән өйрәнәм"

 Элек-электән татар осталары агачтан нәрсә генә ясамаган: балалар бишеге һәм уенчыклар, йoн эрләү кабасы, орчыклар дисеңме, агач савыт-саба, чүмечләр… Һәр әйберне кисеп-уеп бизәкләгәннәр. Һәр бизәкнең үз мәгънәсе булган: мәсәлән, түгәрәк – кояшны, дулкынлы сызыклар суны белдергән.

Әле дә бар андый оста куллар. Илеш районының Исәнбай авылында яшәүче Ләбиб Нәбиев, мәсәлән, агачны сәнгатьчә эшкәртеп төрле әйберләр ясый.   

“Агач — уңайлы да, арзан да, эшкәртү һәм файдалану өчен кулай материал”, - ди  Ләбиб абыегыз. Аның оныгы Оскар да дәү әтисенә ияреп матур бизәкле өлгеләр, декоратив такталар ясый. Ул башкалар кебек компьютер-телефоннарга текәлеп утырмый, үз кулы белән әйберләр ясарга ярата. Оскар Югары Яркәйнең 2 санлы мәктәбендә алтынчы сыйныфта укый. Ял көннәрендә, каникуллар вакытында дәү әтисе янында кайнаша.

Гадәттә Ләбиб абыегыз оныгына агачны пычкы белән формага салып бирә. Оскар шуларны дәү әтисе ясап биргән өтерге һәм махсус пычаклар белән кирәкле кыяфәткә китерә. Ялт итеп буяп та куя. Нәбиевларның кул эшләнмәләре гаҗәеп осталык белән ясалганнар.

 -Безнең якларда ирләр һәм хатын-кызлар өчен укалап чиккән баш һәм аяк киемнәре, киез һәм тукылган келәмнәр, чигүле мендәрләр, тәрәзә челтәрләре җитештерүчеләр күп булган. Балта осталары, тимерчеләр дан тотканнар. Бүген дә мондый осталарыбыз булганга сөенәбез. Авыл бәйрәмнәрендә аларның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырабыз. Анда нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, диван-урындык япмалары, вазадагы чәчәкләр... Борынгыдан килгән халык һөнәрләре саклансын, балаларыбыз шуны күреп һәм өйрәнеп үссен өчен бу күргәзмәләр бик кирәк, - ди Исәнбай авыл хакимияте башлыгы Фәтыйхҗан Зарипов. 

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Илеш районы.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: