+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
29 апрель 2022, 12:45

Сөйкемле Шүрәлеләр, акыллы Былтыр һәм башкалар...

Дуслар, сезнең сөйкемле Шүрәле күргәнегез бармы? Ә мин күрдем...

Сөйкемле Шүрәлеләр, акыллы Былтыр һәм башкалар...
Сөйкемле Шүрәлеләр, акыллы Былтыр һәм башкалар...

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмдә алар бик күп иде. Акыллы Былтыр, шәкерт Акбай, хәтта кечкенә Апушның үзен дә очратырга мөмкин иде. “Символ” театр студиясенә йөрүче укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен, җырларын яңгыратты, аның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Шаян татар биюләре ямь өстенә ямь өстәде. Гимназия директоры Равил Идрисов, килгән кунаклар да чыгышларны бик яратып карап утырды.

Кичәне Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова оештырды һәм алып барды. Бию студиясе җитәкчеләре – Фарзалия һәм Денис Ибраһимовлар.

Резеда НУРТДИНОВА.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: