+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
9 Май 2022, 10:00

“Туган тел – иң яраткан дәресебез!”

Туймазы якларына сәфәргә чыккач, сәләтле кызлар белән танышып кайттык әле, дуслар.

“Туган тел – иң яраткан дәресебез!”
“Туган тел – иң яраткан дәресебез!”

Дарина Зиннәтуллина һәм Сабина Мөлекова – 8нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары. Икесе дә уку алдынгылары, татар телен яратып өйрәнәләр. “Тукай моңнары”, “Җәлил укулары” кебек әдәби бәйгеләрнең район, республика призерлары.

- Дарина озын шигырьләрне дә тиз ятлый, хәтере яхшы. Сабина татар җырларын өйрәнә, җыр-моңга сәләтле. Минем таянычым, горурлыгым алар, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучылары Кәүсәрия Хәйруллина.

Дарина Гагарин Кубогы олимпиадаларында да һәрвакыт җиңүчеләр сафында. Рәсем төшерергә, сәйлән белән үрергә оста. Ахирәте Сабина исә җыр студиясенә йөри, җиңел атлетика, бию түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Сәләтле кыз төрле конкурсларда катнашып, якыннарын уңышлары белән сөендерә.

Берничә диплом-грамоталарын кулларына тотып, фотога төшәргә чакыргач, кызлар бераз югалып та калды әле. Алар шулкадәр күп – кайсын гына читкә алып куясың?! Ә иң мөһиме – бик кадерле! Чөнки һәр җиңү артында зур тырышлык, никадәр хезмәт ята. Туймазының сәләтле кызларыннан сез дә үрнәк алыгыз!

 

Лилия КАЛАНТАРЯН фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: