+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
9 июнь 2022, 13:20

“Бар яклап та булдырабыз! Без – татар егетләре!”

Туймазы районының Кандра 2нче мәктәбе укучылары Илназ Гыйниятуллин һәм Илшат Закиров белән укытучылары нигә горурлана? 

“Бар яклап та булдырабыз! Без – татар егетләре!”
“Бар яклап та булдырабыз! Без – татар егетләре!”

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык мәкале. Бу сүзләр Әсгать Мирзаһитов исемендәге Кандра 2нче мәктәбе укучылары Илназ Гыйниятуллин һәм Илшат Закировка бик килешеп тора. Егетләр быел икесе дә “4”ле, “5”ле билгеләренә генә 4нче сыйныфны тәмамлады. 

Илназ – төрле фәннәр буенча олимпиадалар призеры һәм җиңүчесе. Моңлы җырчы, оста баянчы да ул. Кандра музыка мәктәбендә остазы Гөлмирә Подребинникова җитәкчелегендә инде биш ел баян серләренә өйрәнә. “Эх, алмагачлары”, “Очи черные” кебек көйләрне сузып җибәрсә, өлкәннәрнең дә йөрәкләре җилкенеп куя. Әйткәндәй, яшь дустыбызның бу сәләте әтисеннән килә икән.

– Илназ – бик тырыш, һәр нәрсәгә җаваплы карый. Ул район хакимияте стипендиаты да. Сыйныфыбызның горурлыгы!” - ди укытучысы Лилия Фәйрушина.

Илшат та татар һәм урыс телләре, математика буенча олимпиадалар призеры. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ярата ул. Кечкенәдән шигырьләр сөйләргә оста егет шигърият бәйгеләрендә катнашып, һәрвакыт җиңү яулый. Узган уку елында “Җанлы сүз” республика конкурсы призеры булуга ирешкән.

– Илшат шигъри марафоннарда, флешмобларда бик теләп катнаша. Спектакльләрдә оста уйный. Аның әти-әнисе дә милли җанлы кешеләр, өйдә тик туган телдә сөйләшәләр”, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Әзеһәмова.

Чын татар егетләре нәкъ шундый була да инде. Аларның уңышларына без дә бик сөенәбез, алга таба да җиңүләр телибез!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: