+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
9 сентябрь 2022, 09:00

Калфагың да бик килешә, Айзилә!

Ефәк җепләр, вак сәйләннәр белән чигү чиккән татар кызына сокланмаслыкмы соң?! Милли бизәкле күлмәк-алъяпкычы, чигүле калфагы да үзенә бик килешеп тора. Исеме дә бик матур шул аның – Айзилә!

Калфагың да бик килешә, Айзилә!
Калфагың да бик килешә, Айзилә!

Айзилә Миңнеханова – Туймазы шәһәре кызы. Кул эшләренә оста, биюгә сәләтле, үткер дә, өлгер дә кыз ул. Нәни чагыннан ук милли көйләр ишеттеме, күлмәк очларын тотып бии дә башлый. Әнә шуңа да әнисе Альбина аны “Тархан” халык биюләре балалар ансамбленә алып килгән. Тәҗрибәле остазы Дамир Ибраһимов нәни кызчыкны бию сәнгатенә чын-чынлап гашыйк иткән. Биюгә яратып, канатланып йөри Айзилә. Ансамбльнең матур уңышларында үзенең дә өлеше булуына шатлануын күрсәгез! Быел апрель аенда “Тархан”ның нәни биючеләре беренче тапкыр Казанда гастрольдә булып, “Танцемания” халыкара конкурсында “Халык биюләре” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулаганнар.

Айзиләнең мәктәптәге уңышлары да сокландыра. Туймазы  1нче интернат-мәктәбенең 3нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый ул. Гагарин кубогы олимпиадасының мәктәп, район призеры булуы, төрле иҗади проектларда, конкурсларда яулаган җиңүләре яшь дустыбызның тырыш, чәмле булуы турында сөйли.

Шунысы сөенечле, Альбина һәм Айнур Миңнехановлар гаиләсендә ике кыз – Айзилә һәм Әдилә туган телне, гореф-гадәтләрне белеп, өйрәнеп үсә. Нәнәләре һәм картәтиләре дә оныклары өчен җан атып тора, аларны әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә, күңелләренә кечкенәдән халкыбыз хәзинәләрен сала. Кызлар нәнәләре белән бергәләп милли ризыклар пешергән мизгелләрне аеруча ярата.

Якыннарының иманлы-нурлы теләкләренә кушылып, без дә Айзиләгә хыялларының чынга ашуын, әти-әнисенең горурлыгы булуын телик!

 

Лилия КАЛАНТАРЯН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: