Риана “Әллүки”не укучы кызлар һәм малайларга күптәннән таныш. 4 яшеннән Гөлнара Сәлимова җитәкчелегендәге вокал студиясенә йөргән, төрле конкурсларда зур җиңүләргә ирешкән яшь дустыбыз һәр сөенечен яраткан журналы белән бүлешә. Без һәрвакыт аның уңышларына шатланабыз, яңа үрләр телибез. Ә Риана сынатмый, сәхнә түрендә көннән-көн ныграк балкый.
Шушы көннәрдә Русия геральдика палатасының Награда Думасы сәләтле кызны мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге югары казанышлары, актив иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге, укудагы югары күрсәткечләре өчен “Молодое дарование России – "Чароитовая звезда” ордены белән бүләкләү турында карар чыгарды.
Риананы һәм аның музыкаль җитәкче Гөлнара Рифгать кызы Сәлимованы дәрәҗәле уңышка ирешүләре белән котлыйбыз! Яңа балкышлар, матур җиңүләр телибез!