-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
10 ноябрь 2022, 11:35

Гран-при – Рианада!

Уфа сәнгать училищесында“Туган моңнар” ачык республика эстрада җыр конкурсы үтте.

Гран-при – Рианада!
Гран-при – Рианада!

Шушы көннәрдә Уфа сәнгать училищесында Русия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Уфа сәнгать училищесының 100 еллыгына багышланган “Туган моңнар” ачык республика эстрада җыр конкурсы үтте.

Бәйге үсеп килүче буынның игътибарын Русия халыклары мәдәниятенә җәлеп итү, сәнгать аша патриотик хисләр тәрбияләү, туган телне һәм милли җыр башкару традицияләрен саклап калу максатыннан үткәрелде. Милли композиторлар һәм халык җырларын туган телдә башкару – конкурсантлар өчен мәҗбүри шарт булды.

Яшь катнашучыларның чыгышларын Башкортстанның атказанган укытучысы Светлана Слягузова, Башкортстанның атказанган артисты Ирина Оськина һәм Уфа сәнгать училищесының эстрада җыры бүлеге мөгаллиме Марат Сәетов бәяләде.

Конкурста Башкортстанның 15 шәһәреннән һәм районыннан 36 яшь эстрада җыры башкаручысы катнашты. Бәйгедә Гран-прига Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясе укучысы Риана Хәлиуллина (музыкаль җитәкчесе – Гөлнара Рифгать кызы Сәлимова) лаек булды.

Риананы һәм аның музыкаль җитәкчесе Гөлнара Рифгать кызын ихлас котлыйбыз. Талантлы яшь дустыбызга яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!

 

Гөлнара Хәлиуллина фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: