2 В сыйныфында укучы Камилә Нафикова һәм Аделина Ибраһимова да гимназиянең талантлы йолдызчыклары. Алар икесе дә яхшы билгеләргә генә укый, сыйныф, мәктәп тормышында актив катнаша. Кечкенәдән спорт белән дуслашып, зур уңышларга ирешергә өлгергәннәр. Сәләтле, тырыш кызлар нәфис гимнастика белән җитди шөгыльләнә. Икесенең дә яулаган медаль-кубокларының, грамоталарының саны-исәбе юк. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург – бәйгеләрдән җиңү белән кайткан шәһәрләрнең исемлеге дә артып кына тора.
Камилә гимназиянең исеме киң билгеле "Символ" театр студиясенә дә бик теләп йөри. Лениза Гайнетдинова һәм Символ Агыйдельский җитәкчелек иткән төркем составында республика, төбәкара һәм Бөтенрусия конкурсларында, фестивальләрдә катнаша. Шигырь уку бәйгеләрендә дә сынатмый. Ә Аделина рәсем төшерергә, кул эшләренә бик оста. “Әллүки”дәге аппликацияләрне дәрескә иң беренчеләрдән ясап алып килә. Биш бала тәрбияләнгән гаиләдә әнисенең төп ярдәмчесе дә әле ул.
"Укучыларымның һәр уңышы өчен сыйныф белән бергә шатланабыз. Бердәм команда булып, бәйгеләрдән җиңү белән кайтуларын теләп торабыз. Бу кызлар – безнең сыйныфның йөзек кашы", – ди горурланып укытучылары Әлфия Гәрәева.
Шундый дуслары, укытучылары булганга да, кызларның җиңүгә адымнары ышанычлыдыр, мөгаен. Спорт дөньясында яңа үрләр, балкышлар сезгә, кызлар!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.