Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
3 гыйнвар 2023, 15:25

Җырлыйбыз да, биибез дә, курайда да уйныйбыз!

Бүген сезне таныштырасы сәләтле яшь дусларыбыз Альбина һәм Әмир Кәримовлар күпләргә үрнәк булырлык соклангыч гаиләдә үсә.

Җырлыйбыз да, биибез дә, курайда да уйныйбыз!
Җырлыйбыз да, биибез дә, курайда да уйныйбыз!

Уфабызда күп бала тәрбияләүче матур, талантлы, үрнәкле гаиләләр бихисап. Бүген сезне таныштырасы сәләтле яшь дусларыбыз Альбина һәм Әмир Кәримовлар күпләргә үрнәк булырлык соклангыч гаиләдә үсә. Алар икесе дә Уфаның М. Ферин исемендәге 60нчы лицеенда белем ала. Альбина — 4нче, Әмир 2нче сыйныфта бары тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Дәресләрдән соң алар музыка мәктәбенә ашыга, Альбина фортепиано классында шөгыльләнсә, Әмир кечкенәдән курайны үз иткән, хәзер инде кыю малай бәйгеләрдә җиңүләр яулый.

Фортепианода оста уйнаучы Альбинаның шәһәр, республика һәм халыкара бәйгеләрдә уңышлары байтак. Ул “Юный вироуз” яшь башкаручылар төбәк конкурсында 1нче дәрәҗә лауреат булуы белән аеруча горурлана. Талантлы кызчык вокал белән дә бик теләп шөгыльләнә. Ул Ф. Шаляпин исемендәге “Дебют” яшь вокалчылар шәһәр конкурсында лауреат исеменә лаек булган.

Альбина белән Әмир биюгә дә бик оста әле. Һәрьяклап сәләтле бертуганнар өч ел инде “Тимер” үрнәкле халык биюләре ансамбленә йөри. Әмир солист буларак та тамашачыларны сокландыра. Җәйне аларга ансамбль белән “Черноморские легенды” халыкара фестиваль-конкурсында катнашу бәхете дә тиде. Шулай ук апа белән энекәш икесе бергә җыр башкарып, 1нче дәрәҗә лауреат исеменә һәм махсус призга лаек булды.

Бүген Әмир, Альбина һәм аларның апалары Алсу да композитор Наил Шәймарданов җитәкләгән “Хыял” үрнәкле вокал ансамбле солистлары. Шуны әйтик, 10нчы сыйныфта укучы Алсу да җыр-моңга бик сәләтле кыз.

Бу гаиләдә һәр баланың сәнгатькә тартылуы әти- әниләреннән киләдер, әлбәттә. Дилара һәм Айбулат Кәримовлар җыр-моң яратучы, үзләре дә җырлар иҗат итүче сәнгать кешеләре. Айбулат Закирҗан улы “Тамыр” балалар теле-радио компаниясендә аранжировчик, Дилара  Гыйндулла кызы “Содружество” иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы.

Әти-әни назына төренеп, җыр-моң яңгыраган гаиләдә үскән Альбина белән Әмирнең киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләренә шигебез юк.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: