+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
13 февраль 2023, 10:45

Даринаның күңелендә – иман нуры!

"Әллүки"нең февраль саны тышлыгын бизәүче мөлаем кызыбыз белән таныштырып үтәбез – 6  яшьлек Дарина Канзафарова ул!

Даринаның күңелендә – иман нуры!
Даринаның күңелендә – иман нуры!

Дарина Уфа районының Чесноковка бистәсендә урнашкан "Спутник"  балалар бакчасына йөри.  Булачак мәктәп укучысы шимбә көннәрендә биредәге мәктәптә гыйлем эсти. Быел Дарина беренче сыйныфка укырга бара. Тәрбиячесе Илиза Хәйруллина аны итагатьле, бик  тырыш, максатчан бала буларак билгели. Пластилиннан кәрзиннәр ясый,  рәсем  төшерә.  Биергә бик әвәс. Табигатьне, җәнлекләрне ихлас ярата. Җәен су керүне, велосипедта йөрүне үз итә. Абыйсы Даниил белән шахмат түгәрәгенә йөри. Шашка да яратып уйный.

Әтисе Руслан Ирек улы һәм әнисе Рената Камил кызына ул – ул ярдәмчел һәм игелекле бала, абыйсы Даниилга – яраткан сеңел. Ислам дине белән кызыксына. Нәни чагыннан нәнәсе Асия Мидхәт кызы белән сүрәләр ятлап, "Ихлас" мәчетендә сүрәләр уку конкурсында абыйсы Даниил, апасы Сафия белән катнаштылар. Шундый ук конкурслар Чишмәдә дә үткәрелде. Өчесе дә призлы урыннар яулады. Хәтта аларның  чыгышларын телевидениедән дә күрсәттеләр.

Әйткәндәй, абыйсы Даниил да бик сәләтле. 4 яшьтән грэпплинг көрәше белән шөгыльләнә. 5 яшеннән Салават Юлаев исемендәге хоккей клубына йөри. Кечкенә булуына карамастан,  Даринаның да абыйсы артыннан калырга исәбе юк. Аның да Мактау грамоталары бихисап! Үскәч ул табиб булырга хыяллана.

Гаиләләре белән актив ял итәргә яраталар. Кайларда гына булмаганнар! Менә шундый күркәм гаиләдә үсеп килүче Даринага барлык  хыялларының чынга ашуын теләп калабыз!

Гүзәл Монсыйпова.

Динар Кәлимуллин фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: