+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
16 март 2023, 11:00

Халкыбыз моңнарыннан аерылма, Риана!

“Сагыну”, “Умырзая”,  “Гармунчыга”, “Сахралар”, “Таң атканда”... Халкыбыз җырларын Дүртөйле шәһәренең талантлы кызчыгы Риана  Хәлиуллина башкаруында ишеткәнегез бармы, дуслар? Яратып, эчке бер җылылык белән башкара ул аларны.

Халкыбыз моңнарыннан аерылма, Риана!
Халкыбыз моңнарыннан аерылма, Риана!

Әллә шуңа да, бик күп конкурс-фестивальләрдә нәкъ “халык вокалы”  номинациясендә җиңүләр яулый Риана.

Узган ел сәләтле дустыбыз өчен аеруча уңышлы булды. Риана мәртәбәле дүрт фестивальнең Гран-при иясе булуга иреште.  “Язгы тамчылар-2022” республика конкурсында, "Башкортстан талантлары - Оскар 2022" XI Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗаты конкурс-фестивалендә, “Туган моңнар” ачык республика эстрада җыр конкурсында, “Ак канатлар” халыкара конкурс-фестивалендә яшь талант үзен халкыбыз җырларын иң оста башкаручы итеп танытты. Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганееваның “Сандугач – Соловей” Халыкара вокалистлар бәйгесендә 1 дәрәҗә диплом, шулай ук “Русиянең яшь сәләте – "Чароит йолдызы” ордены белән бүләкләнүе дә соклануга лаек. Дүрт яшеннән тәҗрибәле педагог Гөлнара Рифгать кызы җитәкчелегендә вокал осталыгын камилләштерүче кыз остазының тырышлыгын, өметен аклап, бер генә бәйгедә дә беренчелекне бирми.

“Конкурслар миңа үз-үземә бәя бирү, тагын да алга омтылу өчен зур этәргеч!” – ди Риана.

Музыка мәктәбендә шөгыльләнү, репертуарны яңа җырлар белән баету, клиплар төшерү, конкурсларга әзерләнү, катнашу... һәм мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгәшү –  бу кызчык барысына да ничек өлгерә икән, дип гаҗәпләнеп тә куябыз. Риана белән Уфа егете Камил Газизовның  “КамРиа” дуэтын да тамашачылар бик җылы кабул итте.

Яңа балкышлар, җиңүләр сиңа, моңлы сандугач! Халкыбыз моңнарыннан аерылма!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: