Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
4 июль 2023, 11:20

Мин табиб булачакмын!

Бар яклап та сәләтле балалар бәйгесе үткәрелсә, анда мөгаен, Наилә Исламгулованың исеме дә җиңүчеләр арасында булыр иде.

Мин табиб булачакмын!
Мин табиб булачакмын!

Су өслегендә дә төрле күнегүләр белән сокландыра яшь спортчы. Ә текә кыяга үрмәләп менү сәләте гомумән, таң калдыра. Әллүки”нең яңа дусты кайсы районнан соң, дисезме? Наилә — башкалабызның  107нче лицееның 4нче сыйныфын бары тик “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Укудан буш вакытындагы яраткан шөгыльләре болар белән генә чикләнми аның. Әйткәндәй, математика, тарих, әдәбият һәм физкультура фәннәре буенча үткәрелгән мәктәп олимпиадалары җиңүчесе дә ул. Быел лицейда Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган “Я помню, я горжусь” конкурсында Наилә Исламгулованың эше беренче урынга лаек була.

Исламгуловаларның ишле гаиләсендә һәркемнең яраткан шөгыле, һөнәре бар. Әтиләре Дамир Рафаэль улы — аграр университет галиме, әниләре Ильмира Радик кызы Г. Әлмөхәмәтов исемендәге балалар музыка мәктәбе педагогы. Икесенең  дә фәнни дәрәҗәләре бар. Наиләнең өлкән абыйсы Ратмир югары белемгә ия энергетик. Ә икенче абыйсы Камил быел 10нчы сыйныфны тәмамлады. Егетләрнең дә яраткан шөыльләре аз түгел. Видео төшерү белән мавыгалар. Ә елга-күлдә алар белән тизләшеп йөзәргә теләүчеләр бик аз. Камилнең гитарада уйнау осталыгы да бар.

­— Ике абыем белән җәйге каникулларны көтеп алабыз. Кырмыскалы районының Олыкүл һәм Сахай авылларында яшәүче нәнәйләребез янына ашкынабыз. Тик, Уфага еш кайтып килергә туры килә. Мине көтеп торучы мәчем “Алекс”, попугаем “Женя”ны сагынам, — ди Наилә.

Эльмира Радик кызы Наиләнең үзе әйтеп бетермәгән үзенчәлекле “сер”ләрен дә чиште. Сәләтле кызның рәсем төшерү, сәйлән белән чигү осталыгы дә бар икән. Ә бәлки, әнисе үрнәгенә ияреп, сәнгать дөньясын да үз итәр әле?

—Юк, — ди Наилә оялчан гына елмаеп. – Минем неонатолог буласым килә. Аның  яңа туган сабыйны якты дөньяга кабул итүче беренче доктор икәнен дә беләм. Нәнәмнең берсе шушы һөнәр иясе. Ә икетуган апам Гөлназ — педиатр.

Кечкенә сабыйларны яратучы акыллы кызга изге хыялларының тормышка ашуын телисе килә.

Олег Төхвәтуллин.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: