Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
15 июль 2023, 13:35

Һәммәбезне сокландырдың, Мәликә!

Күптән түгел төркемебезгә оста итеп шигырь сөйләүче кызчык турында видео куйган идек. Сәләтле кызны эзләп табарга ярдәм итүегезне дә сорадык. Сөенче, дуслар! “Әллүки”челәр шатлыклы хәбәр алды!

Һәммәбезне сокландырдың, Мәликә!
Һәммәбезне сокландырдың, Мәликә!

Күптән түгел мессенджерларда нәни генә бер кызчыкның шундый оста итеп шигырь сөйләп торган видеосы таралды. Сабыйның шактый озын шигырьне чатнатып ятлавы да, әледән үк күренеп торган актерлык таланты да сокландырды. Шулай да күңелне иң-иң иркәләгәне – кызның шигырьне туган телебездә шундый рәхәт итеп, иркен сөйләве иде.

Кайсы як йолдызчыгы икән ул? Әти-әнисе кемнәр? Сабыйны туган телле итеп тәрбияләүгә кемнәр өлеш кертә?  Видеоны “Әллүки” журналының “В контакте” төркеменә куйсак, мөгаен да, аны танучылар, белүчеләр булыр әле дип уйладык. Һәм җавап озак көттермәде. Нәни йолдызның әнисе Гөлинә Абдуллинадан хат килеп төште: “Безнең кызыбыз ул...”

Сезне дә таныштырып үтик әле, дуслар. Видеодагы сәләтле кызчык – Мәликә Абдуллина. Татарстан республикасының Балтач районы Балтач авылында яши.

– Мәликәбезнең теле бик иртә ачылды. 2,5 яшьтә татарча бик ачык итеп сөйләшә башлады. Аның авазларны чиста әйтүенә үзебез дә гаҗәпләнә идек. Шигырьләрне тиз отып алуын күреп, 3 яшендә Галия Йосыпова җитәкләгән “Актерлык осталыгы” түгәрәгенә бирдек. Монда инде Мәликәбезнең сәнгатьле сөйләм осталыгы да ачылды. Галия Әмир кызының күркәм хезмәт нәтиҗәсе бу. Хәзер инде кызыбыз туган телендә 20дән артык шигырьне шулай матур итеп яттан сөйли. Сезнең игътибарга аларның берсе килеп ирешкән дә инде, – ди кызчыкның әнисе Гөлинә ханым.

Без күреп сокланган видеода 4 яшьләр чамасы булса, хәзер инде Мәликәгә 6 яшь. Кечкенә булса да мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр яуларга да өлгергән ул. Әйтик, узган ел “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз бәйгесенең "Шигърият" бүлегендә 2нче урынга лаек булган. Быел "Җәлил укулары" республика әдәби бәйгесендә катнашу кызга җиңү китергән, Мәликә 2нче урын яулаган. 

Яшь дустыбыз  бик матур гаиләдә үсеп килә. Әтисе Ирек, әнисе Гөлинә, сеңлесе Әминә һәм әбисе Гөлзада апа дус-тату, күпләргә үрнәк булып яши.  Халкыбызның гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, традицияләрен ихтирам итүче Гөлинә белән Ирек Абдуллиннар сабыйларының да туган телле, инсафлы балалар булып үсүләре өчен тырыша. Кызларына исемнәрнең дә мәгънәлесен, матурын сайлаган алар. Шунысын да әйтергә кирәк, балаларның телләре туган телдә ачылуда дәү әниләренең дә өлеше зур. Гөлзада Йосып кызы озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, хәзерге вакытта хаклы ялда, оныкларын тәрбияләшә. Әбекәйләрнең күңел җылысын тоеп, акыллы киңәшләрен күңелләренә сеңдереп үскән балалар зиһенле, тәрбияле була шул ул.

Ә без милләтебезнең нәни йолдызчыгы Мәликәгә уңышлар, яңа балкышлар теләп, 2023 елның икенче яртыеллыгына “Әллүки” журналы бүләк итәбез. Туган телебездә чыгып килүче журнал ай саен сәламебез, изге теләкләребез булып, Татарстанга юл алачак!

 

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: