Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
16 июль 2023, 11:05

Чират торып билет алыр көннәр алда әле!

Нефтекама шәһәренең яшь сәләте Әмир Яримовны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Чират торып билетлар алыр көннәр алда әле!
Чират торып билетлар алыр көннәр алда әле!

Аның килешле итеп сәхнәдә басып торулары, бар тирә-якны үз күреп елмаюы, алкышларны кабул итеп, итәгатьле баш июләре – барысы да чын сәхнә кешесе үсеп килүе турында сөйли. Әмирнең читтә яшәп тә туган телен онытмавы, татар телендә өздереп җырлавы шатландыра.

Әмир Яримов Нефтеюганск шәһәрендә туып үсә. Гаилә татар җырларын бик ярата, гомумән бөтен гаиләләре белән милли җырларга гашыйк алар. Әмир исә бәләкәйдән Нәфкать Нигъмәтуллинны бирелеп тыңлый, аны кабатлый. Уенчыкларны - микрофон, ракетканы - гитара итеп җырлаган улларын әти-әнисе биш яшендә татар милли үзәге каршында эшләп килгән "Тамчылар" дигән балалар ансамбленә бирә. Шуннан Әмирнең йолдызлы җыр дөньясы башлана да инде, укытучысы Фәния Айсина белән алар Казан һәм башка шәһәрләрдә төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

- Улыбызның сәләтен күреп, аны музыка мәктәбендәге вокал төркеменә бирдек. Биредә педагог Ирина Адриянова белән вокал серләрен төптәнрәк өйрәнде алар, - дип искә ала яшь җырчының әнисе Регина ханым.

Беренче сыйныфны тәмамлагач, гаилә Башкортстанга күченеп кайта. Монда Әмир Балалар иҗат сараеның татар җанлы педагогы - Ленар Әхмәтҗанов белән шөгыльләнә башлый. Зур тырышлык биреп шөгыльләнгәч, уңышлар да көттерми: Әмир Яримов "Тургай " телевизион конкурсында беренче урын яулый, "Волшебный микрофон" республика бәйгесендә өченче урынга чыга. "Музыкальная волна" бәйгесе дә аңа уңыш – беренче урын алып килә, шулай ук “Сандугач-Соловей" халыкараа бәйгесендә – беренче урын, "Не гаснет памяти свеча" шәһәркүләм бәйгедә Гран-при яулый ул.  

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Әмирнең "Киек каз юллары" җыры таралып, бик күп уңай комментарийлар җыйды. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки Әмир чыннан да сәхнә кешесе. Үскәч булачак һөнәрен дә ул сәнгать, музыка белән бәйләргә тели. Ә әлегә музыка мәктәбендә укый, гитара түгәрәгенә йөри, барабанда уйнау серләрен үзләштерә. Сәләтле егет яхшы укый да, спорт белән дә дус.

Әмирнең энесе Радмир да бик матур җырлый, әнисе Регина ханым "Чулпан" фольклор ансамбле әгъзасы, чишмә кебк матур тавышка ия.

Менә шундый талантлы гаиләдә үсә талантлы егет. Әмир Яримовның концертларына чират торып билетлар алыр көннәр алда әле. Ә әлегә аңа туган телне, татар көйләрен саклаганы, тамашачыга бүләк иткәне өчен  рәхмәт әйтеп, "Җырла, Сандугач!" диясе генә килә.

Гөлнара Гыйлемханова,

Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: