+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
18 июль 2023, 14:00

Швейцариягә олимпиадага китте

Уфа мәктәпләренең берсендә укучы 55нче Халыкара химия олимпиадасында катнаша. 

Швейцариягә олимпиадага китте
Швейцариягә олимпиадага китте

 Ул Русиянең милли җыелма командасы составына кергән. 

 Бу дәрәҗәле интеллектуаль ярыш 16 июльдә Цюрихта (Швейцария) старт алды.

Ярышлар дөньяның 90 иленнән 300дән артык талантлы укучыны җыйды, дип хәбәр итә төбәкнең Мәгариф министрлыгы.  Һәр командага 4 укучы кергән. Русия командасы химия буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчеләреннән төзелгән.

Русия җыелма командасы составында - Уфа, Мәскәү, Казан һәм Алтай крае гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары.

Ярышларда катнашучыларга теоретик һәм практик биремнәр тәкъдим ителә.

Җиңүчеләр 24 июльдә узачак ябылу тантанасында игълан ителәчәк. Үзебенең командага уңышлар телибез!

 

Фото: башньюс

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: