+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
25 июль 2023, 07:45

Вадим алтын медаль алып кайтты!

Уфада республика инженерлык лицей-интернаты укучысы Вадим Харисовның Швейцариягә Халыкара Олимпиадага киткәнен язган идек. 

Вадим алтын медаль алып кайтты!
Вадим алтын медаль алып кайтты!

Ул Цюрихта үткән 55нче Халыкара химия Олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия укучылары узган олимпиадада өч алтын медаль (аларны, Уфадан Вадим Харисовтан тыш, Казаннан Никита Перов һәм Мәскәүдән Сергей Росляков алды) һәм бер көмеш медаль (Алтай краеннан Алексей Михеев) яулады.

Команда химия буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчеләре өчен уку-күнекмә җыеннары нәтиҗәләре буенча төзелгән. Җыелма команда белән Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты профессоры Вадим Еремин җитәкчелек иткән.

 - Без зур илебезнең төрле төбәкләрендә талантлы педагоглар барлыгын күрәбез, алар үз тәрбияләнүчеләрен химия белән кызыксындыра, аларга системалы белем һәм мөһим практик күнекмәләр бирә алды. Ә аларның укучылары, үз чиратында, югары белем дәрәҗәсен күрсәтү өчен барысын да эшләде, – дип белдерде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Вадимны чын күңелдән котлыйбыз!

 Фото: газета.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: