Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
26 июль 2023, 11:45

Вадимның киләчәккә планнары нинди?

Цюрихтагы җиңүеннән соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Вадим Харисовны шунда ук Хөкүмәттә эшләргә чакырды. Ә үсмернең планнары нинди?

Вадимның киләчәккә планнары нинди?
Вадимның киләчәккә планнары нинди?
Башкортстаннан 10нчы сыйныф укучысы Вадим Харисов Цюрихта Бөтендөнья химия олимпиадасында җиңү яулады. Ул үзенең триумфы белән барысын да шулкадәр гаҗәпләндерде, хәтта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аны эшкә чакырды. UFA1.RU гаҗәеп бала турында кайбер нәрсәләрне ачыклаган.

Вадим Межгорьедан, ә Уфага республика инженерлык лицей-интернатында уку өчен күченә. Анда болай гына кереп булмый, математика, информатика яки химия буенча имтихан бирергә кирәк.

Вадимның элекке математика укытучысы сөйләвенчә, ул һәрвакыт яхшы укучы булган. Химия белән ул 7нче сыйныфта мавыга башлый, дәресләрдән соң өстәмә рәвештә шөгыльләнә, Олимпиадаларга әзерләнә. Беренче нәтиҗәләрен сигезенче сыйныфта күрсәтә башлый. Вадимга фәнне Русиянең халык укытучысы Лиза Әһәдуллина өйрәтә. Лицей үзе дә гади түгел - мәктәп укучыларының үз лабораториясе бар, анда алар тәҗрибәләр үткәрә ала. Уфаның сирәк мәктәпләрендә андыйны очратырсың. Лицейда уку бушлай.

Вадимның фәнгә мондый омтылышы кайдан икәнен лицейда белмиләр. Аның әти-әнисе галим түгел. Вадимны һәм аның Мәскәүдә эшләүче абыйсын әнисе ялгыз тәрбияли. Хәзер ул Вадим укыган лицейда тәрбияче булып эшли.

Вадимның Хөкүмәттә эшлисе киләме? Әлегә аның теләкләре бөтенләй башка. Ул УДНТУны тәмамларга һәм Олимпия хәрәкәте остазлары ассоциациясендә башка сәләтле балалар белән шөгыльләнергә ниятли.
 
фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: