Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова дусларына кызы Гөлмәрьям белән әңгәмәсеннән бер өзекне тәкъдим иткән.
«Кичә бик авыр көн булды. Гадәттә, без Гөлмәрьям белән шаярып-көлешеп кенә йөрибез.
- Әннәм, нәрсә булды сиңа бүген? – диде йокларга яткач бала. – Сөйлә миңа.
- Бүген уйлаган эшләремне эшләп өлгермәдем. Вакытны әрәм иттем. Семинарга бара алмадым. Очсыз чакта юллама ала алмадым. Бөтен әйбергә бәяләр арта. Шулар кәефне бетерде.
- Ярар, аңладым. Ә хәзер әйт, нәрсәләрне дөрес эшләдең бу тормышта?
- Ярый әле вакытында сине таптым, ярый әле әтиеңә кияүгә чыктым. Ярый әле бу кишәрлекне сатып алганмын, ярый әле телевидениедән киткәнмен, ярый әле намаз укырга өйрәнгәнмен... (Яхшыларын санагач, үземнең дә кәеф күтәрелде.)
- Ну тегеләре «ерунда» бит инде, – диде Гөлмәрьям.
Шаккаттым. Елмаеп, тынычланып йоклап киттем... Ниндидер кечкенә уңышсызлыкларга кайгырып, булган бәхетебезне күрмичә калмыйк, кешеләр», – дигән күп еллар телевизор экраннарында «Адәм белән Һава» тапшыруын алып барган журналист Ләйлә ханым.
Аның кызы сүзләре белән башкалар да килешкән. «Сөбеханалла, инде менә нинди акыллы киңәш бирүчең бар, Ләйлә!», «Балалардан күп әйберләргә өйрәнеп була шул», – дигәннәр социаль челтәрдә утыручылар.