Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
19 август 2023, 09:20

"Өебезнең кояшы мин!"

Матур ул. Сөйкемле. Акрын гына бәрхет тавышлы...

"Өебезнең кояшы мин!"
"Өебезнең кояшы мин!"

Тәртипле һәм акыллы. Рәсем төшерүгә оста. Җырларга ярата. Бигрәк тә мультфильмнардагы җырларның барысын да яттан белә. Биергә дисеңме? Ике дә уйламый безнең Җәмиләбез. Шуңа да аны барысы да ярата.

Әлбәттә, иң яратканнары – әтисе Ингель, әнисе Айсылу. Нәкъ алар өч балага – өлкәннәре Динияр белән Илдинәгә һәм төпчек кызлары Җәмиләгә дөрес тәрбия бирүчеләр, милләтне, телне, гореф-гадәтләребезне яратырга өйрәтүчеләр. Хәсәновлар гаиләсендә тормыш девизы шул: актив булырга, дөньяның ямен-тәмен күреп яшәргә, рухи эзәнүләрне һәм үсүне беркайчан да туктатмаска.

Яшенә караганда, әле Җәмиләбез кечкенә. 6 яшьлек нәни дустыбыз Уфаның 260нчы балалар бакчасына йөри. Анда узган һәр чарада шатланып катнаша. Сәләтле кыз 4 яшеннән Уфа “Нур” татар дәүләт театрындагы балалар студиясенә йөри. Педагоглары аңа ышанып, төп рольләрне тапшыра. Алда әле Җәмиләне зур уңышлар, казанышлар көтә. Без моңа бик тә ышанабыз!

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: