+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
28 сентябрь 2023, 10:55

Бөтерчектәй җитез мин!

Кем соң ул бөтерчектәй җитез кыз?  Талантлы да, тырыш та, һич тиктормас та үзе! 

Бөтерчектәй җитез мин!
Бөтерчектәй җитез мин!

Кечкенә чагыннан ук милли көйләр ишеттеме, итәк очларын тотып бии дә башлый. Чая, ачык һәм бар нәрсәдә тәртип, гаделлек яратучы кызчык ул. Дуслар, бүген сезне Уфабызның талантлы кызчыгы Самира Мөгаллимова белән таныштырабыз.

Сәләтле дустыбыз 5 яшеннән Айдар Галимов җитәкчелегендәге “Салют DANSE” бию студиясенә йөри. Тәҗрибәле остазлары  Эльвира Романова, Ләйсән Ганиева, Чулпан Арсланова нәни кызчыкны бию сәнгатенә гашыйк иткән. Әнә шуңа да студиягә яратып йөри Самира.  Айдар абый белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясау, алкышларның тәмен тою, матур уңышларга ирешү дә канатлар куйган талантлы дустыбызга. 

“Сәләтле кеше – һәрьяклап сәләтле”, диләр. Самираның да һөнәрләре бик күп. Әйтик, ул рәсем төшерергә, аппликацияләр ясарга оста. "Радуга" үсмерләр һәм балалар клубында рәсем түгәрәгенә йөри. Башкаланың В.В. Горбатко исемендәге 64нче гимназиясендә 2 сыйныфта бары тик яхшы билгеләргә генә укый.

“Бик тырыш, ачык, ярдәмчел укучым.  Чараларның һәрвакыт үзәгендә”, – дип мактый үзен укытучысы Гүзәл Курамшина.

Яшь дустыбызның әти-әнисе Гөлия һәм Динар Мөгаллимовлар үзләре дә  актив, җитез, уңган кешеләр. Балалары Әскар белән Самираны инсафлы, акыллы, һәрьяклап сәләтле кешеләр итеп тәрбияләргә тырышулары соклануга лаек. Әйткәндәй, Самираның сәнгатькә тартылуы әнисеннән киләдер, мөгаен. Гөлия Вәсигать кызы үзе дә бик талантлы: бии, җырлый, оста итеп бәйрәмнәр алып бара. Матбугатны укып баручыларга ул, беренче чиратта, “Кызыл таң” гәзитенең кыю каләмле, сәләтле журналисты буларак таныш.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дигән борынгылар. Самира да күңеленә салынган күркәм сыйфатларны саклап, әти-әнисенең горурлыгы булып үссен!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: