+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
21 октябрь 2023, 09:45

“Образга керү бик кызыклы икән!”

Нәфис сүз остасы, биюче ул! Татар телендә искиткеч матур итеп шигырьләр сөйли. Фәннәр патшасы булган математикага да гашыйк. “Әллүки”нең “Нәни йолдызлар” рубрикасы кунагы белән таныш булыгыз, дуслар. 

“Образга керү бик кызыклы икән!”
“Образга керү бик кызыклы икән!”

Нәфис сүз остасы, биюче ул! Татар телендә искиткеч матур итеп шигырьләр сөйли. Фәннәр патшасы булган математикага да гашыйк. “Әллүки”нең “Нәни йолдызлар” рубрикасы кунагы – Әминә Галибаеваның сәләтләре бик күп! Яшь дустыбыз Туймазы 1нче мәктәп-интернатының 2нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә аеруча яратып йөри. Шулай булмый ни! Остазлары Зинфира Нурисламова балаларны саф татарча уйларга, аралашырга өйрәтә, белем-сәләтләрен үстерә.

Әминәнең иң яраткан шөгыле – бию, әлбәттә. Үзе дә баскан җирдә ут чыгаручы, җитез, теремек кызчык биш яшенннән “Аэлита” хореография студиясенә йөри. Балалар йөрәгендә халкыбыз биюләренә сөю уятучы педагог Гөлнара Баһаветдинова төркемендә шөгыльләнә.

Талантлы кыз үзен театр сәхнәсендә дә сынап караган. “Образга керү бик кызыклы икән”, – ди "Төмәнәк" татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге каршындагы балалар театр студиясенә дә бик теләп йөрүче нәни дустыбыз. Быел яшь артистлар Туймазы татар дәүләт театры сәхнәсендә Габдулла Тукай әкиятләре буенча “Кырлайдагы могҗизалар” спектаклен куйган.

Әминәнең төрле яклап сәләтле булуына бер дә гаҗәпләнсе юк. Бертуган абыйлары Тимур белән Айнур да нәкъ шундый сәләтле, тырыш, актив егетләр. Шулай булмый ни! Үрнәк алырлык, горурланырлык, татар дөньясында исеме киң билгеле дәү әтинең оныклары ич алар! Бабалары Фәнир абый Галимов “Төмәнәк” татар үзәген, “Бабай утары” этнографик комплексын булдыручы, шулай ук композитор, җырчы, шагыйрь, кече Ватаны өчен бик күп изге эшләр башкаручы шәхес.  

Быел җәй дәү әтиләре дүрт буын туганнарны бергә очраштырган.  Ерак бабаларының күркәм сыйфатлары, кылган изге гамәлләре үрнәгендә үскән Әминә дә зыялы, тәрбияле нәселнең лаеклы дәвамчысы булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотосы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: