+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
17 гыйнвар , 10:55

“Туган телемне яратам!”

Әти-әнисе көйләгән бишек җырларын, нәнәләре сөйләгән халык әкиятләрен тыңлап үскән кыз ул. Шуңа да теле туган телендә һәм бик иртә ачылган.

“Туган телемне яратам!”
“Туган телемне яратам!”

Дүрт яшендә – укый-яза башлап, биш яшеннән сәхнәдә нәфис сүз сөйләп ныгыган.  Сүзебез – Чакмагыш районының талантлы кызчыгы Нурия Шәймөхәммәтова турында.  

Яшь дустыбыз Чакмагыш гимназиясенең 4 Б сыйныфында “бишле”гә генә укый. Яхшы укудан тыш, гимназия данын халыкара, Бөтенрусия нәфис сүз бәйгеләрендә данлый. Уңышлары елдан-ел арта бара. Нуриянең калын-калын портфолиоларга җыелган күпсанлы дипломнарын күрсәгез! Аеруча горурланганнары да бар. Ике ел рәттән “Тукай моңнары”, “Башкортстан йолдызлары” Бөтенрусия конкурсларында, быел “Браво дети” халыкара конкурс-фестивалендә I дәрәҗә лауреат булу өчен үзе дә, укытучылары да зур тырышлык салган.

– Миңа шигырьне аңлап, һәр сүзнең тәмен тоеп, яратып укырга нәнәем өйрәтте. Хәзер үзем Данияр энекәшемә китаплар укыйм, җырлар җырлыйм, – ди ачык, сүзгә җор кыз.

Тырыш та, сәләтле дә Нуриянең кызыксынулары бик күп. Ул сәнгать мәктәбенең флейта классын тәмамлаган. Фортепиано, җыр, рәсем, шахмат түгәрәкләренә теләп йөри, конкурсларда катнаша, урыннар яулый. Төрле мәдәни чарларда, концерт-спектакльләрдә дә сәхнә түрендә нәни йолдызчык. Бу талантлы кызга карап, ничек барысына да өлгерә икән, дип уйлап куясың.

Кызларын һәрчак рухландырып, ярдәм итеп торучы әти-әнисенә әфарин!  Иң мөһиме – Шәймөхәммәтовлар балалары туган телдә аралашып үссен өчен мохит тудырган. Ә туган тел – ул тормышта югалып калмаслык кыюлык, зиһен бирә, уңышларга юл ача. Киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы яшь дустыбызны алда тагын матур уңышлар көтсен!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: