Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
23 гыйнвар , 10:35

“Догалардан көнем башлана!”

Чын татар егете – Туймазы бөркете ул “Әллүки”нең чиратттагы йолдызчыгы Илдар Шәрипов!

“Догалардан көнем башлана!”
“Догалардан көнем башлана!”

Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 7нче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый. Иң яратканы – туган тел дәресләре. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү осталыгы матур җиңүләргә юл ачкан. “Тукай моңнары”, “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, “Туган ягым шигърияте” кебек конкурсларның республика һәм Бөтенрусия этапларында призлы урыннар яулавы белән үзе дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова да горурлана.

Нәфис сүзгә оста дустыбыз ничек матур итеп догалар укый! Ул әле зур теләк белән гарәп әлифбасын өйрәнә. Дәү әнисе Зилия Мөгаллим кызының оныгы күңеленә кечкенәдән иман нуры салуы, көйләп догалар укырга өйрәтүе нинди күркәм күренеш. Дини бәйрәмнәрдә, сабантуйларда Илдарның Коръән укуын өлкәннәр олы рәхмәтләр белән кабул итә. Узган ел “Бабай утары” этномузей комплексында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган  “Җырлыйк әле!” төбәкара фестиваль-конкурсы кунаклары алдында аңа бик җаваплы гамәлне ышанып тапшырганнар.  Төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бер мәйданга җыйган чарада – Илчембәтнең “Әүлия чишмәсе” янында Илдар азан әйткән.  

“Миңа догалар өйрәнү бик ошый, аларны ятлавы һич тә кыен түгел. Иртәне изге теләкләр белән башласаң, эшләр дә уңа ул, – ди сәләтле малай.

Яшь дустыбызның  әти-әнисе Эльвира һәм Илшат Шәриповлар үзләре дә иманлы, мәдәниятле һәм бик тә игелекле  кешеләр. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга маскировка челтәрләре үрү, хәйрия концертлары үткәрү, гумантар ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән борынгылар.  Илдар да әти-әнисе үрнәгендә максатчан, эшсөяр, итагатьле булып үсеп килә. Теләкләрең чынга ашсын, дускай!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: