+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
25 март , 13:00

“Язгы тамчылар” яз алып килде!

Дүртөйле шәһәренең яшь таланты Риана Хәлиуллина “Язгы тамчылар-2024” конкурсында янә Гран-при яулады.

“Язгы тамчылар” яз алып килде!
“Язгы тамчылар” яз алып килде!

19-20 мартта Дүртөйле шәһәрендә “Язгы тамчылар-2024”яшь талантлар район конкурсының сайлап алу туры узды. 21-22 март көннәрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп яшендәге җиңүчеләренең Гала-концертлары булды, анда төрле номинацияләрдә лауреатлар, дипломантлар һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Конкурсның тарихы бай, ул үзенең елъязмасын узган гасырның 90 елларыннан башлый. Күпчелек яшь җырчылар һәм биючеләр өчен “Язгы тамчылар” беренче иҗади трамплин булды, алар нәкъ әлеге конкурста катнашып, зур сәхнәгә беренче адымнарын ясады.

Быел конкурс Гаилә елына һәм Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеена багышланды. Конкурста катнашу өчен 1400дән артык конкурсанттан гариза килгән.

Бәйгедә 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар дүрт номинациядә көч сынашты: “Халык вокалы. Соло”, “Эстрада вокалы. Соло”, “Вокаль ансамбльләр” һәм “Хореография”.

“Халык вокалы. Соло” номинациясендә Гран-прига 3нче гимназия укучысы, “Әллүки”нең яшь дусты Риана Хәлиуллина лаек булды. Ул “Гөлҗамал” татар халык җырын башкарды. Музыкаль җитәкчесе – Гөлнара Сәлимова.

–  Мин “Язгы тамчылар – 2022” конкурсында кече төркемдәге конкурсантлар  арасында  “Гармунчыга” татар халык җыры белән Гран-при яулаган идем. Быел урта төркемдәгеләр арасында җиңү яуладым. Әлбәттә, бер генә җиңү дә җиңел генә бирелми. Даими тырышырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Халык җырларын җиренә җиткереп башкару – ул аеруча зур җаваплылык. Музыкаль җитәкчем Гөлнара Рифгать кызы халык җырларын башкаруның серләрен ача, нечкәлекләрен өйрәтә, аңа зур рәхмәтлемен, – ди Риана.

Риананы һәм Гөлнара Рифгать кызы Сәлимованы чираттагы матур уңышлары белән котлыйбыз! Яңа балкышлар, матур җиңүләр телибез!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: