Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
1 апрель , 17:00

Риана икенче тапкыр орденлы булды!

Дүртөйле шәһәренең талантлы кызчыгы матур уңышлары белән сокландыра.

Риана икенче тапкыр орденлы булды!
Риана икенче тапкыр орденлы булды!

Дүртөйле шәһәренең талантлы кызчыгы Риана Хәлиуллинаның матур уңышлары турында “Әллүки” журналы битләрендә әледән әле хәбәр итеп кенә торабыз. Күз алдында бихисап уңышларга ирешүче, тырыш дустыбыз ул безнең. Риана үзе дә, аның уңышлары артында торучы педагогы һәм әти-әнисе дә максатчан булуылары белән соклану уята.

Бүген Рианадан янә бер сөенечле хәбәр алдык. Мәртәбәле конкурсларда татар халкының милли моңнарын  яңгыратучы җырчы кыз “Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен”ордены белән бүләкләнгән. Мондый орденны аңа Евразия берләшмәләре лигасының Эксперт советы тапшырган. Әйткәндәй, Риана инде икенче тапкыр орденга  лаек булды.

Талантлы кыз Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясендә 6нчы сыйныфта укый. Кечкенәдән җырларга ярата ул, 4 яшеннән вокалга йөри. Район мәдәният йортында, Гөлнара Рифгать кызы Сәлимова җитәкчелегендә, “Поющий город”  вокаль студиясендә шөгыльләнә.

Риананың җырлы-моңлы юлы дәү әтисенең юбилеенда “Уфтанма” җырын башкарган көннән башланган, дисәк һич тә хата булмас. Хәзер инде аның “копилкасында” республика, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда дистәләгән җиңүләр бар. Ул “Русиянең яшь сәләте - чароит йолдызы" ордены һәм "Башкортстанның яңа исемнәре" милли премиясе иясе. Риана шулай ук музыка мәктәбендә дә укый, саксофонда, фортепианода уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата, киләчәктә “җырлаучы рәссам” булырга хыяллана.

Рианага иҗади уңышлар, яңа биеклекләр һәм яңа җиңүләр телибез! Татар халкының милли җырларын зур сәхнәләрдә яңгырат, дустыбыз!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: